Сүзләр морфологиядә аерым лексик грамматик төркемнәргә – сүз төркемнәренә берләштереп өйрәнелә. Билгеле булганча, морфологиянең төп өйрәнү предметы – сүз, һәм тел төзелешенең төрле ярусларына караган тел берәмлекләре арасында (авазлар, сүзтезмә һәм җөмлә типлары) с ү з л ә р иң күп санлы һәм күп төрле тел берәмлекләре булып торалар. Сүзләрне грамматик яктан, ягъни аларның лексик-грамматик табигатен өйрәнү беренче чиратта билгеле бер җирлектә аларны төркемләүдән башлана. Грамматикада сүзләрне төркемләү билгеле бер принципларга нигезләнә.
Татар телендә сүзләрне төркемләү лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик принципларга нигезләнә. Аларны икенче төрле сүз төркемнәренең классификация билгеләре дип тә атыйлар.
Хәзерге татар телендә 12 сүз төркеме бар.
Татар теле буенча булган грамматик хезмәтләрдә сүз төркемнәре, традиция рәвешендә, өч төркемгә бүлеп карала:
1) мөстәкыйль сүзләр : исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш – барысы алты;
2) ярдәмлек сүзләр : бәйлек, теркәгеч, кисәкчә;
3) өченче төркемгә ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм модаль сүзләр кертелә.