ФИГЫЛЬ

Лексик-семантик яктан фигыль эш яки хәлне үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап күрсәтәбез, һәм алар и с е м сүз төркеменә карый. Эшли, көрәшә, йоклый ди­сәк, эш-хәл хәрәкәттә, үтәлештә белдерелә, һәм аның үтәү­чесе, субъекты булу күздә тотыла. Фигыль лексик-семантик аспектта исем сүз төркеменә генә түгел, башка сүз төркемнәренә дә капма-каршы куела. Сүз­ләрне төркемләүдә фигыльне б и л г е б е л д е ­р ү ­ч е сүз төркемнәре рәтеннән санау да бар (Д.Ә.Сәлимова), ягъни фигыль предметны яки затны эш яки хәлгә мөнә­сәбәтле рәвештә ачыклый. Әмма фигыль бу очракта да эш-хәл, хәрәкәткә бәйле билгене белдерүе белән башка билге белдерә торган сүз төркемнәренә, ягъни сыйфатка һәм рәвешкә капма-каршы куела. Мәсәлән:
Авылга керсәм, исләрем китте. Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф.Хөсни). Табигать үз өстенә килгән дәһ­шәттән курыккан кебек, сагаеп калды. Яңа гына күңелле шаулап утырганагачлар, яфрак та кагарга базмыйча, юаш кына басып торалар (И.Гази).
Морфологик яктан фигыль сөйләмдә күптөрле грамматик формаларда кулланыла ала, һәм ул телдә иң бай һәм катлаулы сүз төркеме булып санала. Фигыльгә морфологик яктан б а р л ы к-ю к л ы к, з а т – с а н, з а м а н, н а к л о н ен и е, ю н ә л еш, д ә р ә җ ә ка­тегорияләре хас.
Синтаксик яктан фигыльнең җөмләдәге типик функциясе – х ә б ә р булып килү, әмма төрле грамматик формаларда ул бик иркен рәвештә башка җөмлә кисәкләре ролендә дә килә ала. Өстәвенә, төрки телләрнең типологик үзенчәлеге буларак, күпчелек фигыль формалары контекстта еш исемләшәләр. Бу очракта алар исемнәр кебек төрләнеп, җөмләнең теләсә нинди кисәге булып киләләр. Мәсәлән:
Шул көннән башлап, Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар (И.Ибраһимов). – була, чыга, кайталар – х ә б ә р; Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мәкаль) – тырышкан – и я. Табигать миңа сандугач язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен горур йөрәк ярылганчыга ка­дәр. – ярылганчыга (кадәр) – в а к ы т х ә л е. Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора (Г.Тукай). – йоклаганын – т у р ы т ә м а м л ы к һ.б.
Аерым алганда, зат-сан белән төрләнү-төрләнмәүләренә карап, фигыль төркемчәләре икегә бүлеп карала:
1) затланышлы фигыльләр;
2) затланышсыз фигыльләр.
Төрләнеш парадигмалары булган, ягъни өч затта берлектә һәм күплектә кулланылган фигыльләр затланышлы фигыльләр дип йөртелә:
мин укыйм, син укыйсың, ул укый;
без укыйбыз, сез укыйсыз, алар укыйлар;
мин барсам, син барсаң, ул барса;
без барсак, сез барсагыз, алар барсалар һ.б.

Затланышлы фигыльләргә түбәндәге фигыльләр керә:
1) х и к ә я фигыль;
2) б о е р ы к фигыль;
3) ш а р т фигыль;
4) т е л ә к фигыль;
5) ш а р т л ы т е л ә к фигыль.

З а т л а н ы ш с ы з фигыльләрдә эшнең үтәүчесе, ягъни зат-сан төшенчәсе гадәттә грамматик юл, ягъни махсус зат-сан кушымчалары белән белдерелми. Аларга түбәндәгеләр керә:
1) с ы й ф а т фигыль,
2) х ә л фигыль,
3) и с е м фигыль,
4) и н ф и н и т и в .
Фигыльнең грамматик категорияләре.
Фигыльнең барлык-юклык формасы. Фигыльдә эш-хәлнең ү т ә л ү –ү т ә л м ә в е татар телендә, һәм гомумән төрки телләрдә, махсус -ма/-мә кушымчасы ярдәмендә белдерелә.
Фигыльдә барлык-юклык – г о м у м и грамматик категория, ул, кайбер искәрмәләрне исәпкә алмаганда, барлык фигыль формалары, һәм затланышлы, һәм затланышсыз фигыльләр өчен хас: бар-барма, барды-бармады, баргач-бармагач,барса-бармаса, бару-бармау һ.б. Бары тик хәл фигыльнең кайбер формалары һәм эшнең үтәлү дәрәҗә­сен, үтәлү рәвешен белдергән кайбер аналитик фигыльләр генә бу юклык кушымчасына «каршы торалар», аны кабул итмиләр. Мәсәлән, -а/-ә кушымчалы хәл фигыльнең кабатлаулы һәм гади формаларына (ашый утыр, йөгерә-йөгерә килә), -ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыльгә (арыганчы эшләдек) юклык кушымчасы ялганмый. Шулай ук, сөйли бирә, кереп бара тибындагы кайбер аналитик нигезле фигыльләр юклык формасында очрамый диярлек.
Зат категориясе. Зат категориясе эш-хәлнең ү т ә ү ­ч е с е н с ө й л ә ү ч е г ә м ө н ә с ә б ә т т ә белде­рә, бу – аның грамматик мәгънәсе. Формасы ягыннан зат категориясе алты буыннан торган төрләнеш парадигмасын тәш­кил итә. Төрләнеше буенча фигыльләрнең өч төрле структур тибы бар: I төр – т у л ы төрләнеш; II төр – к ы с к а төрләнеш; III төр – б о е р ы к фигыльләр төрләнеше. Алар түбәндәге кушымчаларны алалар:
I төр (тулы төрләнеш)
Берлек Күплек
I з. -мын/-мен -быз/-без
II з. -сың/-сең -сыз/-сез
III з. -Æ -лар/-ләр.

II төр (кыска төрләнеш)
Берлек Күплек
I з. -м -к
II з. -ң -гыз/-гез
III з. -лар/-ләр

Боерык фигыльләр мәгънә үзенчәлеге буенча II, III зат формаларында гына кулланыла (I зат үзенә-үзе боера алмый).

Берлек Күплек
II з.  -ыгыз/-егез, -гыз/-гез
III з. -сын/-сен -сыннар/-сеннәр.
  
Заман категориясе. Заман категориясе эш-хәлнең үтәлү вакытын с ө й л ә ү м о м е н т ы н а м ө н ә с ә б ә т т ә белдерә. Бу – заманның гомумкатегориаль мәгънәсе. Заман эш-хәлнең үтәлү вакытын белдерә дисәк, фәнни яктан бик үк төгәл булмый, чөнки вакыт – ул чиксез төшенчә. Грамматик заманга мө­нәсәбәтле рәвештә с ө й л ә ү м о м е н т ы чиксез вакыт эчендә бер мизгел, бер нокта итеп алына, һәм чынбарлыктагы өч объектив заман (хәзерге, үткән, киләчәк) шул сөйләү моментына мөнәсәбәтле рәвештә билгеләнә. Сөйләү моментында башкарылган эш – х ә з е р г е заманга, сөй­ләү м о м е н т ы н н а н а л д а башкарылган эш – үт­кән заманга, сөйләү м о м е н т ы н н а н с о ң башкарылачак эш к и л ә ч ә к заманга карый.

Фигыль юнәлешләре
Фигыль юнәлешләре – авыр үзләштерелә торган морфологик категорияләрнең берсе.
Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.

ЮнәлешләрКушымчаларМисаллар
Төп юнәлеш-казу, сөртү
Кайтым юнәлеш-н; -ын, -енказы-н-ды
Төшем юнәлеш-л; -ыл, -ел.Казы-л-ды
Уртаклык юнәлеш-ш; -ыш, -ешКазы-ш-ты
Йөкләтү юнәлеше-т; -дыр, -дер, –тер, -тыр, -сәтКазы-т-ты





Комментариев нет:

Отправить комментарий