Лексик – семантик яктан рәвеш эш
– хәл билгесен, яки билгенең билгесен белдерә: тиз (эшли), күп
(сөйли), җәяү (йөри), еш (кайта), шактый (озак), бик
(якын), көмештәй (саф) һ.б.
Морфологик яктан рәвеш башка сүз төркемнәреннән үзенең төрләнмәве белән аерылып
тора. Бары тик кайбер рәвешләр генә, сыйфатлар кебек, дәрәҗә формаларын ала: озак
– озаграк – иң озак ; аз – азрак – иң аз һ.б.
Синтаксик яктан рәвешләр күбрәк фигыльне, сыйфатны, яки башка бер рәвешне
ачыклап х ә л функциясендә киләләр: озак йөрү, сирәк очрашу, бик яхшы, шактый
соң, гаять яшерен һ.б.
Чәй янында озак
утырмадык, вакыты ул түгел (Ә. Еники). Атыш ничектер кинәт башланды һәм берьюлы
көчәеп китте (Г. Әпсәләмов). Бик юашлатты мине яшерен
янудан җан көю... (Г. Тукай). Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз
хәлгә куя (Ә. Еники). Бүген төнлә болынга бик күп булып чык төшкән
икән, әле дә кибеп беткәне юк...чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар
җемелди. Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә (Ә. Еники).
Кайбер рәвешләр
шулай ук и с е м н е ачыклап, аергыч функциясендә дә киләләр: бераз (вакыт),
күп (еллар), озак (юл), татарча (китап) һ.б.
Ә җиңгәчәй бер
дә үпкәләргә тормый, күп вакытта сөйкемле-уйчан гына елмаеп, ачусыз гына
җавап кайтара (Ә. Еники).
Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң, яңарак кузгалып,
югары үрмәли башлаган иде (Ә. Еники). Залда бераз вакыт тынлык урнашып
торды (Ф. Хөсни).
Сыйфатлар кебек
үк, рәвеш аерым очракларда җөмләдә бәйсез позициядә хәбәр булып килә:
Дөньяда илләр
күп, җирләр күп,
Тик туган ил
генә бер генә... (Ә. Ерикәй).
Рәвешләрнең
мәгънә буенча төркемчәләре.
Эш-хәлне төрле яклап ачыклап килгән рәвешләр мәгънә буенча берничә төркемчщгә бүленә: эш-хәлне үтәлү рәвеше буенча характерлый торган, яки күләм-чамасын, үтәлү дәрәҗәсен белдергән рәвешләр билге рәвешләре дип, ә эш-хәлнең үтәлү вакытын, урынын, сәбәбен, максатын һ.б. белдергән рәвешләр хәл рәвешләре дип атала.
Эш-хәлне төрле яклап ачыклап килгән рәвешләр мәгънә буенча берничә төркемчщгә бүленә: эш-хәлне үтәлү рәвеше буенча характерлый торган, яки күләм-чамасын, үтәлү дәрәҗәсен белдергән рәвешләр билге рәвешләре дип, ә эш-хәлнең үтәлү вакытын, урынын, сәбәбен, максатын һ.б. белдергән рәвешләр хәл рәвешләре дип атала.
Билге рәвешләре үзләре берничә төркемчәгә аерыла:
1. Эшне ү т ә л
ү р ә в е ш е яки башка билгесе буенча характерлый торган рәвешләр: тиз (йөрү),
кызу (сөйләү), җәяү (кайту), бушлай (бирү), үрле-кырлы
(сикерү), ава-түнә (йөрү), батырларча(сугышу), бергә (эшләү),
урталай (бүлү) һ.б.
Магистраль буйлап
кырдан җәяү йөрүемә һич тә үкенмим... Тагын авыл... Тәрәзәләр – китап. Бөтенесен
шуннан укыйм мин (С. Хәким).
Гөлбану тиз-тиз атасы яныннан китү ягын карады (Г. Ибраһимов). Мортазин
караңгы урам буйлап берүзе кайтып китте (Г. Әпсәләмов). Яшь чакларның
усал Алсуларын Такташ белән бергә сөйдек без. Җан ярсуын Айга, Кояшларга
Кутуй белән бергәчөйдек без (Х. Туфан).
2. Эш-хәлне к ү
л ә м ч а м а с ы ягыннан ачыклый торган рәвешләр: сирәк (килү), еш
(очрашу), күп(уку), һаман (искә алу), озак (йөрү), икеләтә
(түләү), гомергә (онытмау), бераз (ял итү), бөтенләйгә(кайту),
ара-тирә (күрешү) һ.б.
Әкрен генә иртәнге салкын җил исеп куйды, усак
яфраклары шөлдер-шөлдер итә башладылар (Г. Әпсәләмов). Түбә кыегыннан берәм-сәрәм кар
бөртекләре оча (Г. Гобәй). Авылның төрле урыннарыннан сирәк кенә этләр
өргәләп куя (А. Шамов). Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу(Г.
Тукай).
3. Эш-хәлнең ү
т ә л ү д ә р ә җ ә с е н яки билгенең дәрәҗәсен белдерә торган рәвешләр: шактый(ару),
тәмам (ачулану), бик (яхшы), бөтенләй (оныту), тирәнтеп
(аңлау), искиткеч (матур), җиңелчә(тирбәлү) һ.б.
Ләкин атлар
күренмиләр иде әле, тик кыңгырау тавышлары гына отыры дәртләнебрәк яңгырый,
көчәя баралар иде (Ә.
Еники). Бүлмә эче яп-якты. Идәнгә, шкафларга... тәрәзә пәрдәләренең бизәкләре
төшеп, җиңелчә генә тирбәнеп торалар (Г. Әпсәләмов). Аның каравы,
буровой утырган урын искиткеч матур булып чыкты (Ш. Бикчурин). Һи-и-и,
шулаймыни?- диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып (Ә. Еники).
4. Эш-хәлне, процессны
ч а г ы ш т ы р у аша ачыклый торган рәвешләр (охшату-чагыштыру рәвешләре): батырларча
(сугышу), безнеңчә (белү), уттай (кызару), төлкедәй (хәйләкәр),
коштай(җиңел), дусларча (сөйләшү), язча (җылыту) һ.б.
Җамалиев малайны
тәрәзәдән алды һәм менә алар... дусларча сөйләшергә тотындылар (Ф. Хөсни). Миңниса үзе сөйләгәннән
үзе курыккандай, як-ягына каранды (Г. Бәширов). Хәзер дә ул ат чапмасын,
ә юырттырып кына барсын өчен, дилбегәсен ике куллап нык кына тарттырып тотты...
һәм сары ат аның кулын тоеп, озын яллы матур башын аккоштай кырынрак бөгеп...
юргалап кына элдерергә тотынды (Ә. Еники). Яшь врачның берничә ел клиникада
эшләве кирәк дип санаган Әбүзәр абзый ирләрчә сабыр һәм салкын канлы булып
кала алса да, Мәдинә ханым бары тик кызгану хисенә генә бирелде (Г. Әпсәләмов).
Хәл рәвешләре, алда билгеләгәнчә, эш-хәлне үтәлү в а к ы т ы, у р ы н ы,
с ә б ә б е, м а к с а т ы буенча ачыклыйлар.
а) В а к ы т р
ә в е ш л ә р е: кышын (эшләү), җәен (ял итү), көнозын (йөрү),
һәрчак (истә тоту), башта (уйлау), былтыр (тәмамлау), быел
(эшли башлау), бүген (очрату), иртәгә (кайту), күптән(белү),
соң (кайту) һ.б.
Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән
онытылган иде бит инде!
(Ә. Еники). Күңел шатлык белән тулы, җаным һәрчак яшь минем...(З.
Мансур). Мин бүген йә кайтырмын, йә юк,- диде ул Сәрби апага. (И.
Гази). Күр, ничек эшли кояш: Иртә тора таң аттыра, Көнозын күктә
йөзә, Һәм көн буена яктыра (Г. Тукай).
ә) У р ы н р ә
в е ш л ә р е: ары (бару), бире (килү), бирегә (килү), югары
(очу), түбән (төшү), ерак (бару), еракта (йөрү), ерактан
(күренү), якын (килү), янәшә (йөрү) һ.б.
Су да, яр буйлары
да, күкләр дә бер төскә, күксел төскә кереп, бергә кушылды, һәм, бу киңлекнең күпме,
нинди икәнлеген күрсәтеп, еракта, еракта йолдызлар җем-җем итә башлады (Г. Ибраһимов). Җәйгә чыккач, аш ашатырга
барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куенымда берәр китапчык та була иде
(Г. Бәширов). ... Ары барып, бире килеп, нишләп йөрисең биеп? (җыр).
Кара болыт зәңгәр итәген өстерәп, бирегә таба килә башлады (И. Гази).
б) С ә б ә п –м
а к с а т р ә в е ш л ә р е н ә юкка, юктан, бушка, тикмәгә, юри, тиктомалга,
заягакебек рәвешләрне кертәләр.
Ул тикмәгә
бакча үстермәгән. Ерак түгел зират үреннән. Раслаган ул тормыш матурлыгын, яшәү
көчлелеген үлемнән (Н.
Хисамов). Юкка гына ачуланып чыгып китте (сөйләм теле). Гомерең
заягаузмасын (сөйләм теле).
Рәвешләрнең
ясалышы.
Рәвешләр төрләнми
торган сүз төркеме булганлыктан, аларда форма ясалышы юк дәрәҗәсендә. Аерым рәвешләргә
килеш, яки башка грамматик категория кушымчалары ялгана икән (еракка, ерактан),
мондый очраклар күбрәк морфологик изоляцияләнү юлы белән сүз ясалышына, конверсиягә
карый. Аның каравы рәвешләрнең сүз ясалышы системасы шактый бай һәм күптөрле.
Т а м ы р рәвешләр
татар телендә бик күп түгел. Аларга: тиз, күп, бик, сирәк, еш, тәмам, аз, соң,
ерак, якын, һаман, шактый, әле, әкрен, җәһәт, кинәт, отыры һ.б. кебек рәвешләр
керә.
Рәвешләр морфологик,
синтаксик, морфологик-синтаксик (конверсия) ысуллар белән ясалалар, һәм телдә бу
ысуллар белән ясалган я с а л м а , п а р л ы, к у ш м а, т е з м ә рәвешләр шактый
киң файдаланыла. Мәсәлән:
Карт белән карчык, конвертны кулдан-кулга күчергәләп,
байтак кына вакыт әвәләгәннән соң ... өй ишеген эчтән бикләп, үзара,
әлбәттә, чыш-пыш белән аңлашып, конвертның ябыштырганын кубарып карарга булдылар (Ф. Хөсни). Чатка җиткәч, Акчурин машинасын
туктатты, яңадансәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов). Юл казылмалы,
сикәлтәле. Арба үрле-кырлы сикергәләргә тотына (Г. Бәширов). Иштуган
тагын ишекле-түрле йөренә башлады (Г. Әпсәләмов). Хәзер Сөләйман абзый
улын үтәдән-үтә күрә иде (Г. Әпсәләмов).
Комментариев нет:
Отправить комментарий