СЫЙФАТ

Лексик-семантик мәгънәсе буенча сыйфат предмет билгесен белдерә һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.
Яңа кием, кояшлы көн, зәңгәр чәчәк, озын юл, текә тау һ.б.
Морфологик яктан сыйфат – төрләнми торган сүз төркеме. Аңа бары тик дәрәҗә категориясе генә хас.
Синтаксик яктан сыйфатлар җөмләдә күбрәк исем белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап, аергыч ролендә кулланылалар, хәбәр булып киләләр:
а) Тәрәз ачып, бер чибәр кыз толымын тарап тора. Зәңгәр күктә ак бер болыт тукталып карап тора (Р.Фәй­зуллин). Уяна иркен болыннар, ачыла гөл керфекләре (С.Хәким);
б) Вак яңгыр сибәли. Үләннәр, яфраклар юеш. Аяк асты тайгак, пычрак (И.Гази). Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе, бөркү (Ә.Еники)
Кайбер сыйфатлар шулай ук фигыльне ачыклап хәл функциясендә дә килергә мөмкин: яхшы укый, матур яза, төз йөри һ.б. Аума, аума туп-туры тор. Төз утыр, яхшы утыр (Г.Тукай).
Сыйфат ачыклаган сүз сыйфатланмыш дип атала. Морфологик яктан сыйфат сүз төркеменең үзенчәлеге шунда: сыйфатланмышы белән килгәндә, ул төрләнми. Мәсәлән, яхшы китап, яхшы китапны, яхшы китаплар һ.б. Рус телендә исә, мәсәлән, сыйфатлар, исемнәр кебек үк, килеш, сан белән төрләнәләр, род категориясе буенча ачыкланган сүз бе­лән ярашалар: хорошая книга, хорошой книги, хорошие книги, хороший урок һ.б.

Сыйфатларның лексик-грамматик төркемчәләре.
Традицион рәвештә сыйфатлар татар телендә ике төркемчәгә – асыл һәм нисби сыйфатларга бүленәләр.
Асыл сыйфатлар предметның нинди дә булса билге буенча сыйфатын белдерәләр. Асыл сыйфатлар тамыр һәм ясалма булалар: ак, кара, яшь, зур, кечкенә, усал, юаш, кыю – тамыр сыйфатлар; тозлы, ямьле, көчле, ваемсыз, кунакчыл – ясалма сыйфатлар.
Асыл сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнәләр һәм бу үзен­чәлек асыл һәм нисби сыйфатларны аеруда төп морфологик билге булып тора: усал, усалрак, иң усал, кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.
Нисби сыйфатлар, асыл сыйфатлардан аермалы буларак, предметның саф билгесен белдермиләр, бер предметның икенче предметка төрле мөнәсәбәте бу очракта билге буларак кабул ителә.
а) вакыт белдерүгә бәйле билге: кышкы юл, язгы чәчү, көзге көн, кышлык утын, бер көнлек эш, соңгы хат һ.б.;
б) урынга мөнәсәбәтле билге: өйдәге хәл, баздагы бәрәң­ге, судагы балык, күктәге йолдызлар, җирле сөйләш һ.б.;
в) предметны икенче бер предметка яки күренешкә мө­нәсәбәтле рәвештә характерлый: әдәби әсәр, гыйльми хезмәт, фәнни караш, тарихи вакыйга, сыйнфый көрәш, иҗ­тимагый хәл; дипломлы егет, атлы (атка атланган) кеше;
г) предметны нинди дә булса билгесе буенча характерлый: башлы шикәр, җиделе лампа, кәгазьле конфет, шакмаклы дәфтәр һ.б.
Мисаллардан күренгәнчә, нисби сыйфатлар һәрчак ясалма була. Җөмләдә алар башлыча исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, аергыч функциясендә килә: Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп… (С.Хәким). Сабыр гына искән урман җиле Айлы юлга чәчәк сибәли (Х.Ту­фан). Язсын безгә соңгы көчне җыеп, Ак болытка очып менәргә (Зөлфәт).
Сыйфат дәрәҗәләре. Дәрәҗә белән төрләнү – асыл сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәҗә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк, билге чамасының һәр төрле үзгәрешен – уртача дә­рәҗәсен, билгенең чагыштырмача артыграк, яки уртача дә­рәҗәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәҗәсен – чиген белдерә.
Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрә­нелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.



Төп дәрәҗә. Сыйфат бернинди өстәмә кушымча алмаган хәлдә төп дәрәҗәдә була. Ул билге чамасының уртача бер халәтен (нормасын) белдерә: суык, җылы, кызыл, яше һ.б.
Чагыштыру дәрәҗәсе предметтагы билгенең уртача дә­рәҗәдән а р т ы г р а к булуын белдерә: матуррак, җи­тез­рәк, кызурак һ.б. Чагыштыру дәрәҗәсе сыйфат нигезенә -рак/-рәк кушымчасы ялганып ясала һәм контекстта чагыштырыла торган икенче бер предмет (шәхес) була, яки ул сүз сөрешеннән аңлашыла: Агыйделдән киңрәк, диңгездән көчлерәк, аңардан яшьрәк һ.б.
Артыклык дәрәҗәсе. Татар телендә сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе билгенең иң югары дәрәҗәсен, чиген белдерә. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат предметлардагы билгене чагыштыру аша белдерә, мәсәлән, иң бәхетле (көн), иң яхшы (укучы), иң яңа (костюм); билгенең иң югары чиген чагыштырудан башка, абстракт рәвештә дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән: дөм караңгы (төн), үтә усал (кеше), япа-ялгыз (хатын), тып-тын (урман) һ.б. Артыклык дәрәҗәсен белдерә торган универсаль чара булып телебездә иң кисәкчәсе санала, ул теләсә нинди сыйфат белән килә ала: иң яхшы, иң матур, иң зур, иң биек, иң кара, иң ак. Мисаллардан күренгәнчә, бу кисәкчә нигездә артыклык дәрәҗәсен чагыштыру төсмере белән белдерә.
Кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең уртача дә­рә­җәдән кимрәк булуына күрсәтә. Мондый мәгънә төс белдерүче сыйфатларда морфологик юл белән, ягъни махсус кушымчалар ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән: күк – күг-елҗем, күк-сел; ак – ак-сыл, ал – ал-су, зәңгәр – зәңгәр-су; кайбер сыйфатларда нигез кыскара: яшел – яшь-келт, кызыл – кыз-гылт, сары – сар-гылт; -кылтым/-келтем кушымчасы күб­рәк тәм белдергән сыйфатларга ялгана: әче – әч-келтем, төче – төч-келтем.

Билгенең кимрәк булуын, көчсезләнүен күрсәтү инерциясе телдә гомумән алганда үзен шактый сиздерә, ләкин ул тоташ бер система барлыкка китерми, төрле сыйфатларда төрле-төрле юллар белән белдерелә. Мәсәлән: җылымса су, тилемсә кеше, кыскача әйтү һ.б. Еш кына билгенең билгеле бер чамада булуын белдерү өчен гына/генә кисәкчәсе дә килә: матур гына, яхшы гына, чибәр генә һ.б.

Комментариев нет:

Отправить комментарий