САН

Гомуми лексик мәгънәсе буенча сан предметларның санын, данә исәбен белдерә. Санның аерым төркемчәләре шулай ук предметларның санау буенча тәртибен, якынча санын, сан буенча тигез өлешләргә бүлүне һ.б. белдерә ала: ун китап, егерменче йорт, унбиш­ләп кеше, икешәр алма.
б е р ә м л е к л ә р н е белдергән саннар: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз;
д и с т ә л ә р н е белдергән саннар: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан.
Болардан тыш сан исемнәренә йөз, мең сүзләре һәм миллион, миллиард кебек алынма берәмлекләр керә. Тарихи рә­вештә ун мең мәгънәсен белдергән төмән (түмән) сүзе кулланыла.
Саннарның калган өлешен шул ук саннардан ясалган к у ш м а һәм т е з м ә саннар тәшкил итә: унике, унбиш, егер­ме бер, мең бер йөз егерме ике һ.б.
Сан сүз төркеменең я с а л ы ш ы шулай ук үзенчәлекле. Алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә. Мәсәлән: унбиш, мең тугыз йөз алтмыш ике, сиксән тугыз һ.б. Дөрес, тарихи рәвештә дистә саннарының ясалышында төрле тел элементларының катнашуы сизелә. Әйтик, алтмыш (алты + мыш), җитмеш (җиде + меш), сиксән (сигез~сәкиз + ән) һ.б. Әмма -мыш, -ән(-ан) кисәкләрен галимнәр борынгыда шулай ук дистәне, ягъни ун төшенчәсен белдер­гән дип саныйлар. Сан исемнәренә шулай ук чирек, ярты, ярым сүзләре дә кертелә.
Морфологик яктан татар телендә саннар, башка төр­­ки телләрдәге кебек үк, төрләнми торган сүз төркеме.
Чөн­ки алар предметларның санын, данә исәбен белдер­гән хәлдә, күбрәк исемне ачыклап киләләр, һәм андый сүз тез­мәләрдә саннар килеш белән дә, тартым яки сан бе­лән дә төрләнмиләр: ике китап, ике китапны, ике китабым һ.б.

Синтаксик яктан саннар исем белән бирелгән кисәкне ачыклап, аергыч вазифасын башкаралар:
Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Әй ул беренче чирәмнең яшеле күренүе! Шактый күшеккән күңелдә өметләр терелүе! (М.Фәйзуллин). Ана алты кызының һәркайсына икешәр мендәр әзер­ләп куйган (Ш.Галиев).
Сирәгрәк, саннар җөмләдә фигыль белән белдерелгән сүз­не ачыклап хәл булып та киләләр: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев). Егет ике сөйләмәс (мәкаль).
Сан төркемчәләре арасында җ ы ю с а н ы кагыйдә буларак фигыльгә иярә һәм хәл булып килә: Без кинога икәү бардык. Алар бүлмәдә өчәү торалар. Синтаксик яктан саннар исемгә яки фигыльгә турыдан-туры да иярәләр: өч китап, ун укучы, беренчекүрдем, ләкин ешрак алар үз­ләре ияргән сүзгә төрле санау берәмлекләре аша бәйләнәләр. Исемгә ияргән вакытта саннар баш, данә, нөсхә, аршин, метр, чакрым кебек санау берәмлекләре белән килә: биш баш сарык, ике баш сыер терлеге, алты данә китап, беренче нөсхә кулъязма, ун чакрым юл һ.б.

Җитмеш чакрым җирне, һай, үттек без,
Бер күрешер өчен килдек без... (җыр).

Фигыльне ачыклаганда сан янында күбрәк кат, кабат, тапкыр, мәртәбә кебек сүзләр килә: Җиде кат үлчә, бер кат кис (мәкаль). ...Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак, Сезнең өчен биш кат суктык без! (Һ.Такташ). Ләкин беләмен мин бер бөренең Ике кабат чәчкә атмавын... Күпме ашкынса да бер дулкынның Ике тапкыр ярны какмавын, Искән җилнең кире кайтмавын беләмен мин... (М.Кәрим).
Сан төркемчәләре. Мәгънәләре һәм грамматик бил­геләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төр­кемчәләргә бүленәләр: м и к ъ д а р с а н ы, т ә р т и п с а ­н ы , б ү л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, җ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саннары бернинди өстәмә кушымчалар алмыйлар, предметларның микъдарын белдереп, гадәттә, исемне ачыклап киләләр: Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады (М.Хәсәнов). Бер-бер артлы ике станок тигез ритм белән ходка китте (К.Нәҗми). Бала-чага алты җан: Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан (Ә.Фәйзи). Аерылыр чак җитә, дусларым, Сизелмәде ун ел узганы (С.Сөләйма­нова).
Ярты, чирек сүзләре дә микъдар саннарына керә: Нигә ярты гына бит булса да хат язып салмыйсың? (А.Гыйлә­җев). Һәм менә чирек гасыр буе – йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты җитә кебек(М.Хәсәнов).
Микъдар саннары контекстта исемләшеп киләләр һәм исемнәр кебек төрләнәләр: Егерме алтыны савып, егерме алты баштан сөтне тапшырасың (А.Гыйләҗев). Мондый авылларны без йөзне үттек (А.Гыйләҗев).Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең туксанда бугай (М.Җәлил).
Абстракт саннарны белдергәндә дә микъдар саннары к и л е ш, т а р т ы м кушымчаларын алып төрләнәләр. Бу – түбән­дәге очракларда мөмкин:
а) төрле математик гамәлләрдә һәм сан төшенчәсен абстракт мәгънәдә кулланганда: Тугыз өчкә тигез бүленә. Биш бишең егерме биш була һ.б. Малай чакта йоклап китәр өчен саный идем йөзгә, меңгәчә...(З.Мансуров);
б) сәгатьне, айның көннәрен, кешенең яшен һ.б. белдергәндә: Минем әти эшкә иртәнге алтыда китә, кич сигездә кайта (А.Гыймадиев). Сәгать алты. Хәят апаның сменасы бүген җидедә (К.Нәҗми). Алтысында тулган ай – Язгы ташу суга бай (әйтем). Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Сентьябрнең бере җиткәнне (Ә.Мөэминова);
в) микъдар саннары килеш кушымчалары һәм бәйлекләр ярдәмендә фигыльгә ияреп киләләр: Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы мал шуңа туктаган икән (М.Хәсәнов). Тимә! Сәгать өчне сукты: Иртүк торып, Җиде белән эшкә киткән әти кайтыр (Ә.Фәйзи).
Микъдар саннарына шулай ук вакланма саннар да кертеп карала: икедән өч, уннан бер, өчтән ике. Бу саннар ясалышы буенча тезмә саннарга карый: беренче сан чыгыш килеше формасы аша икенче санга бәйләнә, грамматик хезмәтләрдә аларны ө л е ш с а н н а р ы дип тә атыйлар.
2. Тәртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белән ясала һәм предметларның сан буенча тәртибен белдерә: бишенче кат, егерменче бүлмә, беренче көн һ.б.
Тәртип саны күбрәк предметны ачыклый һәм җөмләдә аергыч булып килә:
Сугышның икенче көнендә үк миңа повестка килде (Н.Дәүли). Беренче тау... Анда ятмый томан, Үз вакытында шаулый яз анда (С.Хәким).
Башка сан төркемчәләреннән, аерым алганда микъдар саннарыннан аермалы буларак, тәртип саны ачыклаган исем күплектә дә килә ала: Бу вакытта инде кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була (С.Хәким).
Саналмышлары төшеп калганда, тәртип саннары исемләшеп киләләр: Унынчыны тутыргач та килгән идем, һаман фермада (А.Гыйләҗев). Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә егерме җиде яшьләр тирәседер (М.Хәсәнов). Беренчеләр белән киләм сентябрьдә, Майда китәм унынчылар белән бергә (Э.Мөэминова). Беренчеләр мине сагындыра, Беренчеләр минем истә гел... (С.Хәким).
Сирәгрәк тәртип саны фигыльне ачыклап та килә: Әтинең мондый чагын беренче күрүем иде (А.Гыймадиев).
3. Чама саны предметларның якынча санын, чамалап әйтүне белдерә, һәм морфологик юл – -лап/-ләп кушымчасы белән ясала: унбишләп студент, унлап кеше, егермеләп көн һ.б. Чама саны шулай ук нигездә исемгә ия­реп, исемне ачыклап килә: Бер чебеш, унлап-унбишләп узганнан соң шундый ук өтелгән койрыклы тагын бер чебеш. Фу, бөтенләй кәефен боздылар кызның... (Ф.Хөсни).
Әмма контекстта чама саны күбрәк с и н т а к с и к ю л белән, ягъни үзара якын торган саннарны кабатлау юлы бе­лән ясала: ике-өч кеше, дүрт-биш китап, ун-унбиш укучы һ.б.
Җиде-сигез чакрым араны җил уйнатып кына уздылар (М. Хәсәнов). Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле (Г.Тукай).
Санны якынча, чамалап әйткәндә аңа шулай ук күплек кушымчасы ялгана: сәгать җиделәрдә, яше утызларда һ.б.
Ул көнне кичке тугызларга кадәр мәк­тәп­тә булдык (А.Гыймадиев).
4. Бүлем саны сан нигезенә -ар/-әр, -шар/-шәр кушымчалары ялганып ясала, һәм предметларны сан буенча тигез өлеш­ләргә бүлүне белдерә: өч-әр китап, ике-шәр дәфтәр, ун-ар сум һ.б.
– Юк, һәр агайның баш түбәсендә икешәр, өчәр тургай эленеп тора бугай, – дидем (Г.Бәширов). Ул вакытта инде йортлар егермешәр катлы һәм төрле төстә булырлар (А.Гый­мадиев). Берсе артыннан берсе өчәр,дүртәр булып керә торалар, күчтәнәч алып чыга торалар (Г.Бәширов).
Мисаллардан күренгәнчә, бүлем саны күбрәк исемне ачыклый, фигыльне ачыклаганда исә кат, мәртәбә, тапкыр сүзләре белән кулланыла: икешәр кат яздырды; өчәр мәр­тәбә сөйләтте һ.б.
Тартык авазга беткән сан нигезләренә -ар/-әр кушымчасы, сузыкка беткән саннарга -шар/-шәр кушымчасы ялгана: бер-әр, ике-шәр, өч-әр, дүрт-әр, биш-әр, алты-шар һ.б. Сөйләм телендә бу кушымчаларны бутап әйтү дә бар: берәр ~ берешәр, өчәр ~ өчешәр һ.б. Ләкин бу әдәби нормага туры килми. Әдәби телдә бары тик сиксән, туксан саннарына гына, тартыкка тәмамланган булсалар, -шар/-шәр (-ышар/-ешәр) кушымчалары ялгана:сиксән-ешәр, туксан-ышар.
Бүлем саны кушымчасын шулай ук -ар-лап/-әр-ләп, -шар-лап/-шәр-ләп рәвешендә катлауландырып әйтү дә бар: икешәрләп басыгыз, дүртешәрләп тезелегез; дәфтәрне дүртәрләп өләштек һ.б.
5. Җыю саны сан нигезенә -ау/-әү кушымчасы ялганып ясала һәм предметларны сан буенча бергә җыйнап әйтүне белдерә. Бу сан төркемчәсенең үзенчәлеге шунда, ул, башка саннар кебек үк, предметларның санын белдерә, әмма җөм­ләдә күбрәк фигыльгә ияреп килә: өчәү килдек, бишәү кайттык; яки үзе җөмләдә хәбәр вазифасын башкара: без – җи­дәү; төркемдә студентлар унау.
Телебезнең үзенчәлеген шулай нечкә тотып алган бу галимнең фикерләренә өстәп тагын шуны әйтергә мөмкин, җыю саны шул рәвешле кулланылып, күпмедер дәрәҗәдә санны предметлаштырып белдерә, сан белән бергә бу очракта предметлар, затлар да белдерелә. Телдә кулланылышына игътибар итик:
Кыйгач кашым, Асыл ташым, Йоклаек икәү... (Дәрде­мәнд). Җитәкләшеп икәү бара, Эзләренә ак кар ява... (С.Сө­ләйманова). Безнең өйдә без җидәү: Безнең песи – җиденчесе (Г.Тукай).

Чама санын белдерә торган -лап/-ләп кушымчасы бүлем санына өстәмә рәвештә ялганган кебек (икешәрләп, өчәр­ләп), җыю саннарына да ялганып килә: икәүләп башкарды.

Комментариев нет:

Отправить комментарий