Лексик-семантик яктан исемнәр предметлыкны
белдерәләр. Предметлык төшенчәсе бу очракта киң мәгънәдә кулланыла. Аңа беренче
чиратта затны (кеше, укучы, шагыйрь), конкрет предметларны (китап, өстәл, өй, капка), күренеш һәм вакыйгаларны (буран, бәйрәм, тантана) һәм һәртөрле абстракт төшенчәләрне (акыл, зиһен, белем),
предметлаштырылган билге яки эш-хәлләрне (гүзәллек,
эшчәнлек, эш, уку) һ.б. белдерү керә.
Морфологик яктан исемгә килеш, тартым, сан һәм хәбәрлек категорияләре хас. Функциональ семантик
планда исемнәр шулай ук билгелелек һәм билгесезлекне дә
белдерә алалар.
Синтаксик яктан исемнең җөмләдәге
типик функциясе и я яки т ә м а м л ы к булып килү. Әмма төрле килеш формаларын
алган исем җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге буларак кулланыла ала: Габдулла
Тукай – шагыйрь – хәбәр. Тыпыр-тыпыр
биергә тимер идәннәр кирәк – аергыч. Әйдә,
чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на-на-на!
(Г.Тукай) – эндәш сүз, хәл.
Исемнең лексик-грамматик төркемнәре.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Бер төрдән булган предметларның берсен генә аерып
атый торган исем я л г ы з л ы к и с е м дип, бер төрдән булган предметларның
барысы өчен дә уртак булган исем у р т а к л ы к и с е м дип атала. Гадәттә
ялгызлык исемнәрнең ике төрен аерып карыйлар:
1) беренче төргә кеше исемнәре, фамилияләр,
әтисенең исемнәре, географик һәм астрономик атамалар керә: Камил, Ирек,
Илсөяр, Рифә Рахман, Айдар Хафиз; Идел елгасы, Казан шәһәре, Чатыр тавы, Зөһрә
йолдыз, Җидегән йолдыз һ.б. Ялгызлык исемнәрнең бу төре үзләренең
даимилеге һәм чагыштырмача аз санлы булуы белән аерылып тора;
2) икенче төр ялгызлык исемнәргә исә уртаклык
исемнәр нигезендә ясалган һәртөрле атамалар керә:
а) әдәби әсәрләр, газета-журнал
исемнәре: «Намус» романы, «Кошларга» шигыре, «Мәгърифәт» газетасы, «Шәһри
Казан» газетасы һ.б.;
б) төрле авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм сәүдә
оешмалары һ.б. исемнәре: «Заря» фабрикасы, «Үзәк» күмәк хуҗалыгы,
«Киемнәр» кибете, «Татарстан» кунакханәсе һ.б.;
в) спектакль, кинофильм атамалары: «Зөләйха»
спектакле, «Титаник» фильмы, «Шүрәле» балетыһ.б.
Исемнең грамматик категорияләре.
Сан категориясе. Сан – исемгә хас грамматик категория, һәм ул телдә
бер-берсенә капма-каршы куелган ике форма – б е р л е к һәм к ү п л е к сан
формалары белән белдерелә.
Грамматик мәгънәсе буенча сан предметларның б
е р л е г е н яки бердән артык к ү п л е г е н белдерә. Предметларның сан
буенча күләмен ачыклау, билгеле булганча, турыдан-туры тел күренешләренә
карамый, бу очракта исемнең грамматик формасы сөйләмдәге сүзләр арасындагы
мөнәсәбәтне түгел, ә чын барлыкка мөнәсәбәтне белдерә.
Ягъни сан категориясе синтагматик булмаган грамматик категорияләргә керә, һәм
төркемләү буенча да исемдә күплек сан кушымчасы -лар модаль
кушымчалар рәтендә карала.
берлек сан
кушымчасыз, нуль формада килә, һәм ул сүзнең нигезе (лексема) белән тәңгәл
килә: Юл күрсәтә адашканга, Имән кышкы
бураннарда (М.Җәлил). Сөләйманов хат алды... (И.Гази);
күплек сан
-лар/-ләр (-нар/-нәр) кушымчалары белән ясала: Гөлләр инде
яфрак яралар...(Х.Туфан). Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар... (Һ.Такташ).
Хәзерге татар телендә алты килештән торган килешләр
системасы бар. Төрләнешнең гадәттә ике төре аерып карала: т а р т ы м с ы з
төрләнеш һәм т а р т ы м л ы төрләнеш. Тартымсыз төрләнештә (именное
склонение) килеш кушымчалары турыдан-туры исемнең нигезенә ялгана: урам,
урам-ның, урам-га, ә тартымлы төрләнештә (посессивное склонение) исә, килеш
кушымчалары тартым кушымчаларыннан соң ялгана: урам-ың-ның, урам-ың-а һ.б.
Тартымсыз төрләнештә исем түбәндәге килеш
кушымчаларын ала:
Баш килеш (Б.к.) (нуль форма)
Иялек килеше (И.к.) -ның/-нең
Юнәлеш килеше (Ю.к.) -га/-гә; -ка/-кә
Төшем килеше (Т.к.) -ны/-не
Чыгыш килеше (Ч.к.) -дан/-дан; тан/-тән;
-нан/-нән
Тартым категориясе.
Исемнең тартым
белән төрләнеш үзенчәлекләре. Тартым - төрки телләр өчен хас
үзенчәлекле грамматик категория. Аның г р а м м а т и к м ә г ъ н ә с е –
предметның кайсы затка караганлыгын белдерү, димәк тартым предмет һәм аның
иясе, хуҗасы арасындагы м ө н ә с ә б ә т н е белдерә. Г р а м м а т и к ф о р
м а с ы – исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары. Грамматик мәгънә махсус
кушымчалар белән белдерелгәнгә күрә, төрки телләрдә тартым грамматик категория
хасил итә. Рус телендә, мәсәлән, предметның затка мөнәсәбәте аерым сүзләр белән
белдерелә (лексик чара): китаб-ым – моя книга, китаб-ың – твоя книга,
китаб-ы – его (ее) книга.
Тартым белән төрләнеш парадигмасы өч
затта, берлектә һәм күплектә килә:
Тартым кушымчалары рәт гармониясенә бәйле рәвештә һәм төрләнә торган
нигезнең сузыкка яки тартыкка бетүенә карап вариантлашалар.
Комментариев нет:
Отправить комментарий