АЛМАШЛЫК

Алмашлык башка сүз төр­кемнәре арасында үзенчәлекле урын алып тора.
Лексик -семантик яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Бу аның атамасында да чагылыш таба.
Морфологик яктан алмашлыклар үзләре алыштырган сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мәсәлән, исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: кем, кемгә, кемең, кемнәр һ.б. Зат алмашлыклары тартым белән төрләнмиләр, чөнки алар үзләре затны белдерәләр. Сыйфатны, яисә рәвешне алыштырган алмашлыклар төрләнмиләр, аларга бары тик өлешчә дәрәҗә белдерү генә хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак һ.б.
Синтаксик я к т а н алмашлык җөмләдә үзе алыштырган сүзләр вазифасын башкара, димәк, күптөрле җөмлә кисәге булып килә ала.
Сез – беренче фронтовик (З.Зәйнуллин) – ия; Мондый хәбәрне ишеткәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады (М.Галәү) – аергыч; Юк инде, безнең заманда кыз урлап китеп, әллә кая бара алмассың (Ф.Хөсни) – аергыч, урын хәле. Бу егетне сез таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? (М.Мәһдиев)и я, а е р г ы ч, т ә м а м л ы к һ.б.
Шул рәвешле: а л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мәгънәләренә г о м у м и р ә ­в е ш т ә к ү р с ә т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ә ­в е ш, с а н сүз төркемнәрен алыштыра һәм шул сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен үзендә чагылдыра торган сүз төр­кеме.

Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемчәләре. Мәгънәләре буенча алмашлыклар җиде төркемчәгә бүленәләр:

Ясалышы буенча алмашлыкларның төрләре. Ал­машлыклар – үзенчәлекле сүз төркеме. Ясалышы буенча да алмашлыкларның төрле төркемчәләре тел үсеше процессында әкренләп барлыкка килгәннәр, аларның ясалышы да нигездә алмашлык лексикасының үз эчендә бара.
Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы һәм т е з м ә алмашлыкларга бүле­нәләр.
Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз – бер иҗекле; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге ике иҗекле була. Мәсәлән:
Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде (Г.Кутуй).
Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге күрсәтү алмашлыклары нигезендә -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-ләй кушымчалары белән ясала: андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай һ.б.
Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мәһ­диев). Болай булгач, без Босфорга кадәр дә барып җитә алмаячакбыз (Г.Бәширов). – Юк, алай түгел, анасы... Бу «Кәрван» чәе торып торсын әле...(Ф.Әмирхан).
К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары һәм бер, һәр, һич сүзләре катнаша. Бу алмашлыкларның күпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, һәр­кем, һәртөрле, һичкайчан, һәркайсыһ.б.
Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,
Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел (Г.Тукай).
Һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча яшәүче, бернинди кыенлыклар алдында да каушап-каушап калмый торган хатын икән Хәят (М.Хәсәнов). Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа бе­лән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде (М.Галәү).
Т е з м ә а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайчан, әллә кайда, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса һ.б.
Әллә каян, даладан яз җиле исеп китте һәм Габдулла күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады (Ә.Фәйзи). Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады (Г.Әпсәләмов).
П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мәгъ­нәсендә ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килә:
Без хәзер аңа эшләгән җирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих). Долгоруков Илсөяргә, аны-мо­ны белмәгән кебек, чирәмдә утырып торырга кушты (Г.Гобәй). Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды (Ф.Хөсни).
Бу очракта ул-бу, аны-моны, алай-болай сүзләре билгесезлек алмашлыгы мәгънәләрен белдерәләр. Кайбер парлы алмашлыклар мәгънә ягыннан аерымланып рәвешкә күчәргә мөмкин: аннан-моннан (эшләү), үзеннән-үзе (аңлашылу), анда-санда (искә алу) һ.б.
Вафин аннан-моннан гына капкалады да, бармаячагын белсә дә, күңел өчен, фатир хуҗасы Шәмсия карчыкны да «тиатр» карарга чакырып, тизрәк чыгып чапты (Ф.Хөсни).
Алда без морфологик аерымлану юлы белән (конверсия) алмашлыкларга күчкән бер, берәү, бер-бер, берәр (билгесезлек алмашлыклары), бар модаль сүзеннән күчкән бары, барысы, барча, барчасы сүзләрен (билгеләү алмашлыклары), һәм шул ук мәгънәдәге бөтен сүзен билгеләгән идек.
Алмашлыклар исә үз чиратында шулай ук башка сүз төр­кемнәре ролендә, гадәти булмаган позициядә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, ул ® шул, шуның, шундый, шулай, андый һ.б. күрсәтү алмашлыклары үзләре генә яки сорау алмашлыклары яки бәйлекләр белән берлектә иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чара вазифасында еш кулланылалар.
Ни чәчсәң, шуны урырсың (мәкаль). Кем иген игә – шул җырлап яши, кем сату итә – ул чирләп яши (мәкаль). Бә­хет­ле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә... (Г.Тукай). Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде, шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады (Г.Ибраһимов).





Комментариев нет:

Отправить комментарий